Казанда давыл нәтиҗәләрен бетерү буенча оперштаб оештырдылар

Казан мэриясе давыл нәтиҗәләрен бетерү белән шөгыльләнүче оперштаб оештырылуы турында хәбәр итте. Торак һәм коммуналь предприятиеләрнең барлык авария бригадалары урамнарга чыгарылган, зыян күргән территорияләр һәм утсыз калган кулланучылар турында мәгълүмат җыю дәвам итә.

«Барлык көчләр давыл нәтиҗәләрен бетерүгә һәм кулланучыларны тоташтыруга ташланды. Коммуналь хезмәтләр алдына кыска вакыт эчендә энергия белән тәэмин итү, зыянны торгызу һәм давыл нәтиҗәләрен бетерү бурычы куелды», – дип ассызыкладылар мэриядә.

Бүгенге начар һава торышы нәтиҗәләре аркасында ишегалларында агачлар ауган, кайбер предприятиеләр биналарының түбәләре куптарылган, берничә сәүдә павильоны һәм җиңел конструкцияләр сүтелгән. Берничә йортта тәрәзәләр һәм балконнар зыян күргән.

Әлегә кадәр күп кулланучылар электр белән тәэмин итүдән өзелгән. Салават Күперендә, Залесныйда проблемалар бар, шәһәрнең күп кенә торак массивларында һава челтәрләре зыян күргән, ә кайбер урыннарда подстанция җиһазлары яшен сугудан зыян күргән.


Фикер өстәү