Татарстанның кайбер районнарында давыл булды. Миңнеханов өйдә утырырга киңәш итә

Татарстанның кайбер районнарын көчле җил, яшен, боз белән давыл булды. Нәтиҗәдә, машиналар, йортлар зыян күргән, агачлар ауган. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мондый һава торышында өйдә калырга чакырды.

«Бүген республикада урыны белән көчле җил, яшен, боз. Кайбер районнарда җимерекләр бар. Мондый һава торышында өйдә утыру яхшырак», — дип язган ул телеграм каналында.

Социаль челтәрләрдән алынган кадрларга караганда, Буа, Яшел Үзән һәм Апас районнары аеруча нык зыян күргән. Мәсәлән, соңгы ике районда биш сантиметрлык һәм аннан да зуррак боз яуган. Буа районында җил өермәләре шәхси йортның түбәсенә, коймаларга, машиналарга зыян китергән, агачларны аударган. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк.

Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов телеграмма-каналда барлык хезмәтләр дә давыл нәтиҗәләрен бетерүгә кереште дип белдерде. «Буада көчле җил, яшен булды, боз яуды.  Агачлар ауган, коймалар, автомобильләр зыян күргән», — дигән ул


Фикер өстәү