Яшел Үзән районында «Дуслык» индустриаль-логистик паркын төзи башладылар

Татарстан Рәисе «Дуслык» индустриаль-логистик паркы һәм Яндекс.Маркет маркетплейсының фулфилмент-үзәге төзелешен башлап җибәрү тантанасында катнашты. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, әлеге проект Яшел Үзән районы һәм республика өчен бик мөһим.

«Бу – зур инвестицияләр, яңа эш урыннары, безнең продукцияне алу һәм алга этәрү мөмкинлеге», – диде ул тантанада. Аның сүзләренчә, бу проект уңышлы булырга тиеш.
Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев билгеләп үткәнчә, район өчен яңа проект – мөһим вакыйга. «Бу бөтен экосистема булачак. Без Татарстан Рәисенә – проектка ярдәм иткәне һәм инвесторларга безгә ышанганнары өчен рәхмәтле», – диде ул.
R1 директоры Дмитрий Реутт фикеренчә, әлеге парк 50 елдан соң да, 100 елдан соң да актуаль булачак. Ә «Яндекс» ҖЧҖ операцион директоры Александр Костин әйтүенчә, Татарстанда электрон сәүдә шактый тиз үсә. «Без Яндекс.Маркетта моны, әлбәттә, билгеләп үтәбез, шуңа күрә монда киләсе елда Россиядә зурлыгы буенча икенче үзәк барлыкка киләчәк. Бу Татарстан сатып алучыларына посылкаларны бер ярым-ике тапкыр тизрәк алырга, ә сатучыларга федераль киштәгә басарга һәм товарларны бөтен ил буенча таратырга мөмкинлек бирәчәк. Без партнерларыбызга һәм республика Хөкүмәтенә рәхмәтле – бу бик нәтиҗәле эш булды. 2025 ел башында эшләтеп җибәрүгә ышанабыз», – диде ул.


Фикер өстәү