Татарстанда лифт җайланмаларын җитештерү заводы эшли башлады

Яшел Үзән районындагы «Зеленодольск» сәнәгать паркы мәйданчыгында «Татлифт» ҖЧҖнең лифт җайланмаларын җитештерү заводы эшли башлады. Аны ачу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Тантана алдыннан Татарстан Рәисе җитештерелә торган продукция линиясе, лифт җайланмалары үрнәкләре белән танышты. «2020 елда без бу проектны карадык, һәм бүген ул монда инде тәкъдим ителгән. Продукция җитештерү буенча зур планнар бар, алар арасында: тизйөрешле лифтлар да, башка модельләр дә. Барысы да тормышка ашачагына бернинди дә шик юк. Хәерле юл!», – диде Рөстәм Миңнеханов әлеге чарада.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Татлифт» ҖЧҖ генераль директоры Гөлшат Заһидуллинаның эшчәнлеген аерым билгеләп үтте. «Ул бик инициативалы, һәм ул барысын да эшләячәк», – диде республика башлыгы.


Фикер өстәү