Салым санаганны ярата: тупланма бюджетны үтәү йомгаклары

Әкият тыңлар чак түгел. Хөкүмәт йортында узган финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әнә шулай дип белдерде. Министрлар Кабинетында бу елның беренче чирегендә тупланма бюджетны үтәү йомгаклары турында сөйләштеләр. Алга таба исә бергәләп табышка салым буенча керемнәрнең кимүенә китергән сәбәпләрне эзләргә туры киләчәк.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, ел башында республикада икътисад үсеше күрсәткечләре кимү күзәтелгән. Моңа да карамастан, 2024 елның беренче чирегендә керемнәр арткан.

Әмма бу безне тынычландырмый. Табышка салым буенча керемнәрнең кимүе борчый. Бу елның беренче чирегендә әлеге күрсәткеч 5 миллиард сумга азрак тәшкил иткән. Әлеге мәсьәләдә предприятиеләр белән эшне дәвам иттерергә, бизнеска бәйле проблемаларны тикшерергә, ярдәм чараларын файдаланырга кирәк.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, бу – салым түләүче зур оешмаларга гына бәйле түгел, шул исәптән, гомуми вазгыятьтән, бәяләр сәясәтеннән дә тора. «Шуңа күрә дә әкият тыңларга кирәкми», – дип искәртте ул. Тармак министрлыкларына һәр юнәлеш буенча җентекләп эшләргә кушты Рөстәм Миңнеханов.

Бюджет өлкәсендә алдан фаразланган барлык күрсәткечләрне үтәү дә мөһим. Бу хакта сөйләгәндә, Татарстан Рәисе илкүләм проектлар кысасындагы чараларга аерым игътибар итте. Быел бу юнәлештә 25,8 миллиард сум акча тотарга ниятлиләр. Шул исәптән, 11,5 миллиард сум акча республика казнасыннан бүлеп биреләчәк. «Федераль үзәк белән барлык килешүләр үтәлергә тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга бәйле бурычларны билгеләде. Бу форсаттан, федераль дәрәҗәдә тормышның төрле өлкәләренә караган программалар тормышка ашырылачак, гамәлдәге илкүләм программалар дәвам иттереләчәк, Булганнарына өстәп, яңалары да эшләнә. «Безгә федераль министрлыклар белән ныклап эшләргә, республикадагы чараларны федераль проектлар һәм программаларга кертүне тәэмин итәргә кирәк», – диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов салым буенча бурычлар мәсьәләсенә дә аерым тукталды. Рәсми мәгълүматларга караганда, әлеге күрсәткеч 3,6 миллиард сумга кимеп, 1 апрельгә 12,2 миллиард сум тәшкил иткән. Әҗәте булган оешмалар республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ, Сәнәгать һәм сәүдә, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыкларына караган тармакларда күбрәк, диделәр киңәшмәдә. Хәер, муниципаль берәмлекләргә дә тынычланырга иртәрәк. «Бурычларның күп өлеше Казан, Чаллы һәм Түбән Кама районнарына туры килә, – диде Татарстан Рәисе. – Шул ук вакытта, Азнакай, Алексеевск, Югары Ослан кебек районнарда бурычлар күләме кимү күзәтелә. Мондый муниципаль берәмлекләргә кызыктыру чаралары уйлап табарга тәкъдим итәм».

Салымнар турында тәгаенрәк Салым федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бу елның гыйнвар – март айларында салым рәвешендә 364 миллиард сум акча кергән. 2023 елның беренче чиреге белән чагыштырганда, бу – 93 миллиард сумга күбрәк. Тупланма бюджетка түләүләр 9 проценттан да күбрәккә арткан. Тармаклар буенча караганда, үсеш нефть чыгару, банк, мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармакларында күзәтелә. Ә менә эшкәртү, энергетика, төзелеш һәм сәүдә, киресенчә, артта кала.

Татарстанда физик затларның кеременә салым җыемнары 52 процентка арткан. Моны хезмәт хаклары үсүгә бәйләп аңлаталар.

Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин әйтүенчә, бу елның беренче чирегендә республиканың тупланма бюджетына 149,1 миллиард сум акча кергән. «Шушы ук чорда тупланма бюджетның чыгымнары – 100,3 миллиард сум, республика казнасыныкы 82,5 миллиард сум тәшкил итте», – диде министр. Быел Татарстанда илкүләм проектлар кысасындагы чараларны финанслау күләме 25,8 миллиард сум тәшкил итәчәк. Аның 14,3 миллиард сумы федераль үзәктән бүлеп биреләчәк. Гыйнвар – март айларында барлык акчаның 4,6 миллиард сумы алынган.

Татарстан буенча Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов әйтүенчә, бу елның 1 апреленә Татарстан тупланма бюджетына һәм мәҗбүри медицина иминияте федераль фондына 191,5 миллиард сум акча күчергәннәр. Бүген республикада 13 илкүләм проект уңышлы рәвештә тормышка ашырыла. Алар кысасында 49 төбәк проекты эшли. Агымдагы елда әлеге максатларда федераль бюджеттан 52,5 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.

Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләргә җир салымын җыю мәсьәләсенә дә игътибар итәргә кушты. «28 районда күрсәткечләр алдан фаразланганнан кимрәк. Вазгыятьне өйрәнергә һәм тиешле чаралар күрергә кирәк», – диде Татарстан Рәисе.


Фикер өстәү