Радик Гайзатуллин: «Үз эшемне, кешеләрне, республикамны яратам»

Бу көннәрдә республика парламентында узган елгы бюджетны үтәү йомгаклары буенча фикер алышулар булды. Дәүләт Советы утырышында аны үтәү турында закон кабул ителде, комитетта быелгы 5 айда бюджетны үтәү йомгаклары каралды. Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллиннан газета укучыларга төп финанс документы үтәлеше турында сөйләвен сорадык.

– Радик Рәүфович, узган елгы бюджетның ничегрәк үтәлүен кыскача гына тасвирлап бирсәгез иде.

– Гомумән алганда, уңышлы булды. Республикада төп макроикътисади күрсәткечләр буенча уңай динамика күзәтелде. Бу барлык дәрәҗәләрдәге бюджетлар өчен керемнәр алуга уңай йогынты ясады.

Тупланма бюджетның керем өлешенә 411 миллиард сум керем күчерелде, шуның 336 миллиард сумы – салым һәм салым булмаган керемнәр. Татарстан үз керемнәре күләме буенча Россия субъектлары арасында җиденче урынга чыкты.

Республика бюджетына барлыгы 355 миллиард сум керем алынды, шуның 280 миллиард сумы – салым һәм салым булмаган керемнәр. Үзебезнең салым керемнәрендә табышка салым иң зур өлешне алып тора. Асылда аны нефть тармагы предприятиеләре кертә. Соңгы 6–7 ел эчендә салым иң зур күләмдә –  119,5  миллиард сум күләмендә җыелды. Физик затлар кеременә салым әһәмияте ягыннан икенче урында тора. Икътисадта уртача хезмәт хакы арту нәтиҗәсендә салым кереме дә үсә.

Һәр салым төренә аерым тукталып үтмим. Аларның барысы да планлаштырылган күләмдә тупланды. Кабул ителгән финанс йөкләмәләренең барысын да үтәү мөмкинлеге булды, дигән сүз бу.

– Димәк, планда каралган барлык чыгымнар үтәлгән. Шулай да нинди юнәлешләргә игътибар итәсе бар?

– Узган елгы бюджет, гадәттәгечә, социаль характерда булды: бюджет оешмалары һәм автоном учреждениеләрнең көйле генә эшләве тәэмин ителде, бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә эш хакы вакытында түләнде (хезмәткәрләрең аерым категорияләренә «май указлары» буенча түләүләрне кертеп). Чыгымнарның 58,9 проценты социаль өлкә учреждениеләрен финанслауга бәйле. Тупланма бюджеттан – 234,4 миллиард сум, республика бюджетыннан 179,4 миллиард сум акча тотылды. 2021 елда Татарстан Республикасы тупланма бюджетының барлык чыгымнары – 398,1 миллиард сум, республика бюджеты чыгымнары 343,6 миллиард сум тәшкил итте.

Барлык чыгымнар Татарстан Президентының Дәүләт Советына Юлламасында куелган бурычларны тормышка ашыруга бәйле.

Мәгариф объектларын, сәламәтлек саклау учреждениеләрен, мәдәни үсеш һәм авыл мәдәният үзәкләрен, физик культура һәм спорт объектларын төзекләндерү, яңаларын төзеп файдалануга тапшыру игътибар үзәгенә алынды. Бүлеп бирелгән акча хисабына барлык дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрнең эшчәнлеге тәэмин ителде, планлаштырылган чаралар үткәрелде.

Дәүләт заданиесендә билгеләнгән индикаторлар һәр тармак эшенең сыйфат күрсәткечләре булып тора. Әлеге индикаторлар асылда барлык юнәлешләр буенча үтәлде. Монысы да эшчәнлекне, шулай ук бюджетны үтәүне уңай бәяләү булып тора.

– Республикада инде байтактан салым ташламалары кертелде. Алар быел да гамәлдә булып килә. Дәүләт Советы утырышында ташламалар 2023 елга да озайтылды. Бу ташламалар кемнәргә һәм нинди күләмдә бирелә?

– Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә зур игътибар бирелә. Шундый ярдәм чараларының берсе – салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча салым ташламасы. Эшкәртү производстволарында, төзелештә, электр энергиясен, газ һәм су җитештерү-бүлү өлкәләрендә эшләүче оешмалар, хосусый эшмәкәрләр өчен салым ставкасы 5 процентка калдырылды. Әлеге категория буенча ташлама суммасы якынча 1,4 миллиард сум тәшкил итә.

Бакчачылык ширкәтләрен үстерү өчен социаль ташлама бирелә. Бу гомуми файдаланудагы милеккә салым түләүдән азат итә. Әлеге категория буенча ташлама суммасы 141 мең сум булды.

Шулай ук сәламәтлек саклау, физик культура һәм спорт ихтыяҗлары өчен файдаланыла торган социаль-мәдәни өлкә объектлары да киметелгән салым ставкасын куллана. Ташлама халыкның сыйфатлы медицина ярдәменә ихтыяҗын канәгатьләндерү һәм физик культура, спорт белән даими шөгыльләнүчеләрнең санын арттыру максатында бирелә. Бу категория буенча ташлама суммасы – 176 миллион сум чамасы.

– Узган елгы бюджет буенча барысы да аңлашылды. Әмма, мәгълүм булганча, бюджет өзлексез үтәлә. Быел аның үз үзенчәлекләре, үз кыенлыклары бардыр. 5 ай эчендә ул ничегрәк үтәлде?

– Соңгы елларда билгеле бер тирбәлешләр күзәтелә. 2019 елда барысы да тотрыклы булса, 2020 елда керемнәрне туплау авырга туры килде, 2021 елгы күрсәткечләр алдагы ике елдагыга караганда яхшырак булып чыкты. Быел 5 айда салым һәм салым булмаган керемнәр 173 миллиард сум тәшкил итте. Кайбер салымнар буенча уңай динамика күзәтелә. Гомумән алганда, бюджетны үтәү, тулаем илдәге кебек, киеренке шартларда хәл ителә.

Ни генә булмасын, бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакы, социаль түләүләр, пособиеләр үз вакытында бирелә, мәгариф, мәдәният, социаль хезмәт күрсәтү, сәламәтлек саклау тармакларында һәм башка социаль тармакларда дәүләт заданиеләрен башкару өчен акча тулы күләмендә җибәрелә.

– Радик Рәүфович, форсаттан файдаланып, финанс министры вазыйфасына билгеләнүегезгә 20 ел тулу уңаеннан котлап үтәсем килә. Шушы еллар эчендә сез укучыларыбызга бюджетны үтәүдәге катлаулы процессларны бәйнә-бәйнә аңлатып киләсез. Сезгә нык сәламәтлек, эшчәнлегегездә алга таба уңышлар телибез. Уңышларыгызның  серләре белән дә уртаклашып үтсәгез иде.

– Аерым бер серләре юктыр дип уйлыйм. Үз эшемне, кешеләрне, республикамны яратам, вак-төяккә дә сөенә беләм, үземә йөкләнгән бурычларны сыйфатлы итеп башкарырга тырышам. Миңа ышанулары, ярдәмнәре өчен республика җитәкчелегенә, Татарстан Президентына, гаиләмә, туганнарыма, дусларыма, коллегаларыма рәхмәтлемен. Һәрбер кеше – үзенең керемнәре һәм чыгымнары буенча финанс министры. Барыбызга да керемнәре чыгымнарга туры килгән бюджет, нык сәламәтлек, тыныч күк йөзе телим!

Әңгәмәдәш – Диләрә Сәгъдәтшина

Хөрмәтле Радик Рәүфович!

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, финанс органнары хезмәткәрләре, ветераннары Сезне «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены бирелү белән ихлас күңелдән котлый. Егерме ел дәверендә финанс министры вазыйфасын үтәп, Сез республика үсеше өчен күп көч куясыз, һәр мәсьәләне җентекләп тикшереп, төрле яктан уйланган карарлар кабул итәсез. Сездә булган тыйнаклык, җаваплылык, кешеклелек безне сокландыра. Киләчәктә дә эшегездә уңышлар, нык сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү