Начар түгел. Бүгенгә. Бюджет турындагы закон проекты буенча фикер алышулар дәвам итә

Дәүләт Советында бюджет турындагы закон проекты буенча фикер алышулар дәвам итә. 2023 елга һәм 2024–2025 еллар бюджеты турындагы закон проекты беренче укылышка әзерләнде һәм тиздән булачак парламент утырышында каралачак.

– Хәзерге вазгыять гади түгел, бүген республика икътисадка янаган кыенлыкларны киметергә тырыша, логистик элемтәләрне көйли, – диде журналистларга Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанс буенча комитет рәисе Леонид Якунин.

Республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин билгеләп узганча, Татарстанның берләштерелгән бюджетына быелның 9 аенда салым һәм салым булмаган керемнәр 310 млрд сум күләмендә тупланган. Иң эре керем чыганагы – табышка салым, аның күләме 134,4 млрд сумны тәшкил итә. Физик затларның кеременә салым да дәүләт казнасын 76 млрд сумга баеткан.

– 2022 ел бүгенгә начар түгел, гомумән алганда 9 ай күрсәткечләре һәм фаразлар барлык бурычларны да эшләп чыгарга мөмкинлек бирә, – диде министр.

Радик Гайзатуллин сүзләре буенча, республиканың төп салымнары федераль бюджетка керә. Болар – нефтьчеләр түли торган файдалы казылмалар өчен һәм өстәмә бәягә (ндс) салымнар.

– Бүген аларның суммалары һәм процентлары да зур. Узган ел, мәсәлән, Татарстанда салым һәм салым булмаган керемнәр 1 трлн 100 млрд сум тәшкил иткән булса, шуның 70 проценты федераль бюджетка китте. Моннан тыш, безнең әле таможня салымы һәм фондларга күчерә торган акча бар. Алар тулысы белән Россия бюджетына күчереләләр, – диде ул.

Радик Гайзатуллин әйтүенчә, федераль законнардагы үзгәрешләр бюджетның керем өлешенә тискәре йогынты ясый.

– Әлеге вакытта 17 яшькә хәтле баласы булган гаиләләргә түләүләр һәм йөкле хатыннарга түләүләрнең кайберсе 100 процент федераль бюджеттан түләнә. Киләсе елга бердәм система кертелсә, 60 процентын Россия бирәчәк, 40 процентын республика күтәрергә тиеш була. Бу закон кабул ителгән очракта, Татарстан бюджетына өстәмә авырлык килү ихтималы бар. Әлегә бу – безнең өчен яңалык. Икенчесе нефть эшкәртүчеләргә кагыла. Алар өчен пошлина күләме быел сентябрьдән декабрьгә кадәр арткан иде. Аны 2023–2024 елларга тагын арттыруны карыйлар. Ул яңадан безнең салым керемен киметергә мөмкин. Шуңа күрә без сезнең белән бик киеренке чорларда яшибез. Бүген федераль бюджетка да җиңел булмавын аңлыйм, шул ук вакытта республикага моны формалаштыру һәм киләсе елда тормышка ашыру җиңел булмаячак,  – диде ул.

Моннан тыш, Радик Гайзатуллин бюджет оешмаларында эшләүче хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары киләсе елның 1 гыйнварыннан 10 процентка артачагын белдерде.

Бюджетның авыр шартларда каралуына Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов та басым ясады.

– Бюджет бер дә гади түгел, ләкин анда барлык социаль гарантияләр исәпкә алынган, – дип бәя бирде ул илнең төп финанс законына. – Шул ук вакытта түләүләрне, пособие һәм пенсияләрне индексацияләү генә түгел, төрле сәбәпләр аркасында моңа кадәр җитәрлек күләмдә финансланмаган тармакларга да игътибар булачак.

Ул 1 гыйнвардан пенсияләр 4,8 процентка артуын әйтте. Моннан тыш, Россия хөкүмәте социаль ярдәмне арттыру буенча тәкъдимне карауны дәвам итүен белдерде.

– Инде киләсе атнада без кешеләр өчен административ барьерны киметергә ярдәм итүче яңа төр пособиеләр буенча фикер алышачакбыз. Монда сүз бала туганнан алып 18 яшькә бирелә торган «универсаль пособиеләр», йөклелек буенча хатын-кызлар консультациясенә иртәрәк учетка баскан өчен бирелә торган пособиеләр һәм башкалар турында сүз бара. Әлеге барлык финанс ресурслары Пенсия фондында берләштереләчәк.

Әлбәттә инде, журналистлар дөнья вакыйгаларының икътисадка булган йогынтысы турында да сорамыйча калмады. Бу уңайдан Айрат Фәррахов Россия бюджетының проекты кайбер валюталар белән исәпләүне игътибарга алмавын әйтте.

– Бүген доллар һәм евро – дус булмаган валюталар. Без аларга таяна һәм алар белән исәпли алмыйбыз, шул исәптән төп финанс документын да. Чөнки әлеге валюталар безнең кулда түгел. Бүген Россия Хөкүмәте һәм Дәүләт Думасы сумны ныгыту турында уйлый. Без аның ни дәрәҗәдә ныгуын күрәбез. Һәм без алыш-бирешләрнең сумнарда яки дустанә валюталарда булуы өчен тырышабыз, – диде ул.

Зөһрә Садыйкова

 

 

 


Фикер өстәү