Татарстаннан Луганск халык республикасына 72 тонна гуманитар ярдәм җибәрделәр

«Единой Россия»нең Татарстандагы төбәк бүлеге Луганск халык республикасына 72 тонна гуманитар ярдәм җибәрде. Республиканың Арча, Буа, Балык Бистәсе һәм Теләче районнарында яшәүчеләр ярдәме беллән төялгән 4 йөк машинасы Лисичанск шәһәренә юл тотты.

Йөкне Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең төбәк бүлеге җитәкчесе Динар Бариев озата бара.

Машиналарга яшелчә, ярма, макарон, тоз, чәй, кондитер ризыгы, урын-җир әйберләре, көнкүреш химиясе һәм шәхси гигиена чаралары, өлкәннәр һәм балалар өчен киемнәр, канцелярия товарлары һәм бензин генераторы тутырылган. Татарстаннан җибәрелгән гуманитар йөкне Лисичанск шәһәре администрациясенә 16 октябрьдә тапшыру планлаштырыла.


Фикер өстәү