Татарстанда гашыйк ир кире кайтырга риза булмаган өчен сөйгәнен кыйнаган

Тәтештә Россгвардия хезмәткәрләре элеккеге сөеклесен кыйнаучы ирне тоткарлаган. Ул моңа кадәр берничә тапкыр хөкем ителгән булган.

Росгвардиячеләргә төнлә шалтыратып, Камай урамындагы йортта ир-атның пычак белән янавы турында хәбәр итәләр. Ведомстводан тыш саклык хезмәте оператив рәвештә килеп тә җиткән.

Берничә тапкыр хөкем ителгән ир зыян күрүченең элек бергә яшәгән кешесе булган. Гашыйк ир элеккеге сөеклесен үзенә кире кайтарырга теләгән. Тик сөйгәне ризалашмаган. Ачулы ир хатынга пычак белән янаган, аннары кыйнаган.


Фикер өстәү