Татарстанда бер ир әнисен үтерү белән янаган

Өлкән яшьтәге ананың шелтәсеннән соң ике арада җәнҗал купкан.

Росгвардия хезмәткәрләре Балык Бистәсе районында әнисенә үтерү белән янаган исерек ирне тоткарлаган.
Росгвардиянең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Октябрьская урамындагы шәхси йортта исерек ир тавыш куптарган. Тавышка тиз генә килеп җиткән росгвардиячеләрне ирнең 81 яшьлек әнисе каршы алган. Ананың әйтүенчә, ул тагын өенә исереп кайткан улын шелтәләгән. Үгетләү сүзләре юньсез бәндәнең ачуын чыгарган. Болар ишегалдында ук бик каты әрләшә башлаган. Ир ачуыннан әнисен карга төртеп еккан һәм, кулына пычак алып, үтерү белән яный башлаган. Шуннан соң урамга чыгып качкан һәм юк булган.

Росгвардиячеләр җүнсезне шул ук урамдагы күпфатирлы йорт тирәсендә эзләп тапкан һәм тоткарлаган. Тикшерә башлагач, аның инде моңарчы да “утырып” кайткан булуы ачыкланган.

Сәрхуш полиция бүлегенә китерелгән. Аңа карата “Үтерү белән янау” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү