Талчыбыктан төрле әйберләр үрүче Юсуп Бикниязов: «Интернеттан өйрәндем дә эшли башладым»

Талчыбык! Ул, дөресен генә әйткәндә, элек заманда, һәр татар гаиләсенең матчасына кыстырылган булыр иде. Кирәкмәгән гамәл кылган, «тел озайтып» карышып торган баланы тәрбияләү чарасы булуы белән дә урта һәм өлкән буынга яхшы таныш ул сыек талчыбыгы. Кан чыгармый, кара яндырмый – чыжлап кына тискәренең сыртына төшә – бала гомерлек сабагын ала. Бер тапкыр тал чыбыгының «тәмен татыган» бала кабат-кабат бер үк тырмага басып хаталанмый. Әнә шул рәвешле үскән буын күпчелек вакыт ата-ана кадерен белүчән, эш яратучан булды.

Тал чыбыгыннан ясалган җыйнак, матур тырыс тотып урманга җиләккә йөрүләр – балачак хатирәсе. Хәтта, елга-күлгә бай якларда балык сөзү өчен дә киң авызлы җәтмә-кәрҗин кулланганнар элек. Саный китсәң…. Каз оялары үзе генә дә ни тора! Сиртмәле карават астында йомырка җылытып утыручы ана каз өчен ул – уңайлы, экологик өй ролен үтәде. Тавык ояларын да талчыбыктан үрәләр иде безнең якта. Күз алдымда тора – читән белән әйләндереп алынган бәрәңге бакчалары!Аның киртәсенә элеп куелган таш чүлмәкләр. И-й гомерләр, дип әйтерсең дә шул. Читәнне – профнастил, табак-савыт, кухня кирәк-ярагын тулысынча диярлек пластик әйберләр алыштырды, җиләк-җимешне пластмасс чиләккә җыю гадәткә керде.
Ата-баба һөнәре онытылып барган, табигый материалдан ясалган көнкүреш әйберләре кулланылыштан чыккан заманда болыт астыннан ялтырап чыккан кояш сыман һөнәрмәндләрнең кул эшләре янә тормышыбызга әйләнеп кайта башлады.

Һөнәрмәндләр дип күплек санда әйтүен әйттем дә, уйга калдым, ни кызганыч, берән-сәрән генә очрый шул алар.
Новотроицкое авыл җирлегенә керүче Шөкрәле авылында әнә шундый бик борынгы һәм кирәкле һөнәр иясе гомер итә.

Уңган-булган парлар

Рәсимә Хәмәт кызы белән Юсуп Алланияз углы Бикниязовлар – ярты гасырга якын матур пар булып гомер итәләр. Рәсимә ханым – шушы яктан, шушы туфрактан – Шөкрәлесенә гомере буе тугры калган ханым. Ул гомере буе почта бүлекчәсе башлыгы булып хезмәт куйган. – Пенсиягә чыккач та бер ел эшләдем. Халык ябырылып гәзит-журнал укый иде элек – һәр гаилә «Якты юл»ны яздырып алдырды. Кимендә алты-җиде исемдә гәзит-журнал килә иде һәр йортка. Бәйрәм алдыннан хат, открытканы пачка-пачка тарата идек. Пенсия акчасын халыкка тапшыру да безнең вазыйфага керде ул чорда. Яратып башкардым эшемне. Хуҗалыгыбызда мал-туарны күпләп асрадык. Тавык-кошның исәбе-чуты булмады. Ике ир бала да шул арада үсеп җиткән. Ул чорларда бар эшне кул көче белән башкара идек. Шулай да, ничектер авыр итеп кабул итмәдек тормышны. Аллаһка шөкер, хәзер тормыш итү җиңелләште. Йортта, каралты-кура тирәсендә механика-автоматика дигәндәй. Барысы да бар. Бөтен теләк – ил-көннәр тыныч булсын, – ди Рәсимә апа. Аның сүзенә ире – Юсуп абый кушыла: «Армиядә хезмәт итү бик абруйлы иде безнең чорда. 1973 нче елда армия хезмәтен тәмамлап шушында – әнинең туган авылына кунакка кайттым һәм гомерлеккә төпләнеп калдым. «Новотроицкое» совхозына механизатор булып эшкә урнаштым, – дип сөйли тумышы белән Каракалпакстан якларыннан булган Юсуп ага. – Әтием – казах, әни – татар кызы. Туганнарым – Алма-Атада яшиләр, аралашабыз. Совхозда тракторда эшләдем, урып-җыю чорында комбаин штурвалы артына утырдым, бригадир булдым. Игенче – изге һөнәр иясе, – ди гомеренең иң эшлекле елларында галиҗәнап икмәк үстергән ил агасы.

Эш диеп кулы «кычытып» тора

Эш сөйгән, тиктормас холыклы кеше турында безнең халык: «Ут борчасы сыман, кулы эшкә кычытып тора» дигән сыйфатлама куллана. Юсуп ага гомер буе эш диеп «кычытып торган» кулына лаеклы ялга чыккач эш тапкан – борынгы һөнәрне үзләштергән – тал чыбыгыннан төрледән-төрле әйберләр үрә, кухня кирәк-ярагы ясый.
– Табигый материаллардан, бинаның эчен ут белән бизәп мәчет макетлары ясадым. Үзебезгә дип калдырганын да сатып алдылар. Ясаган әйберләремне халык бер-берсеннән күрә, кызыксына һәм килеп ала. Песи ояларына аеруча сорау зур. Мәче халкы, күрәсең, талчыбыктан ясалган өйне хуп күрә. Ярминкәләрдә, төрле мәдәни чараларда үткәрелә торган күргәзмәләрдә кәрҗин, тырыс, җиләк-җимеш салу өчен вазалар, ипи-сохари савытлары тирәсендә хатын-кыз мәш килә – сыпырып алып бетерәләр. Заказ буенча да эшлим. Яр Чаллыда зур гына Мәдәният Сараенда бүлмә-мастерской биреп эшемне киң җәелдерергә тәкъдим ясаганнар иде. Яшьрәк чагым булса уйлап караган булыр идем әле. Хәзер олыгайган чорда үз көемә эшләүне хуп күрәм. Аннары, илһамланып эшләргә яратам мин, үз җаема гына, – ди һөнәр иясе.
– Юсуп бөтен эшне күңел биреп башкара, менә бу үрү эшен дә җеген җеккә китереп эшли. Бу әйберләрне ясау өчен түземлек сыйфаты бик кирәк. Бәләкәй бүлмәсендә – остаханәсендә

көннәр буе эшләп утыра. Ике улыбыз да әтиләре сыман – нәрсәгә тотынсалар да булсынга дип эшлиләр. Бала ата-анасында булган гадәтләрне күреп үсә, аларга охшарга тырыша. Эшне ихласлык белән башкару шул чагында аңнарына салына, күрәсең, – ди Рәсимә ханым ире һәм уллары белән горурланып.
Ел әйләнәсенә эш өчен материал кул астында – без яшәгән тарафларда талга иркенләп үсәргә шартлар җитәрлек, ул шуңа да киң таралган. Су буйларының гомерлек юлдашы булган «сагышлы тал» ботаклары эш өчен аеруча кулай сортлардан. Җөмләдән, халыкта елаучы тал – плакучие ивы дип атала. Юсуп ага тал чыбыгының кәефен чамалап, эшкә яраклысын белеп кенә, җыеп алып кайта. Тиешенчә эшкәртә һәм талчыбык, син күр дә мин күр! – мамык, йон җебедәй «тыңлаучан»га әйләнә.
– Талчыбыкның кайрысын суергач, зур алюмин кәстрүлдә ике-өч сәгать кайнатам. Технологиясен белеп, төгәл үтәсәң, көйле генә эш материалы килеп чыга. Теләсәгез, сез дә өйрәнә аласыз бу эшкә. Бары тик теләк һәм кызыксынучанлык кирәк. Нигәдер яшьләр бу эшкә күңел бирми. Күрәсең, телефон аларны үз эченә «йоткан». Шунысы да бар, интернетны дөрес итеп файдаланырга – тормышта куллана белергә кирәк. Бу һөнәрнең серенә интернет аша төшендем, төрле әйберләр ясарга өйрәндем. Хәзер дә белемемне, осталыгымны шушы заманави чара аша арттырам. Аннан соң, һөнәрченең эшендә үзе генә белгән сере була. Кайбер әйберләрне бизәп эшләргә яратам. Ясалма, синтетик әйбер кулланмыйм, төсләр белән бизәкләгәндә аш-су буявы кулланам. Шоколад, какао – затлы төсләрдән санала. Аның өчен дә табигый буяу кулланам, – ди мастер.

«Хатын-кыз бәйләм бәйләп, чигү чигеп – кул эше белән юана. Сәламәтлек өчен файдасы бар диләр. Табигый материал белән эшләү бармакларга яхшы тәэсир итәдер», – дим.

– Бармак очларында – нерв җепселләре тупланган. Сәламәтлеккә уңай тәэсир итә. Тынычландыра. Агачның хуш исе ни тора! Күңел теләгәнчә эшләгәч – кәеф күтәрелә. Аннары, яшерен-батырын түгел, азмы-күпме сәмәне дә керә. Ни әйтсәң дә, эшләнмәләрне ясау өчен кайбер әйберләрне сатып алырга туры килә. Сатып алучыларның күзләре очкынланып китә кәрҗин, табак-савытларны күргәч. Бүләккә дип тә алалар. Авылда һәр өйдә бар мин эшләгән нинди дә булса әйбер. Талчыбыктан ясалган кәрҗиндә яшелчәләр яхшы саклана. Ата-бабаларыбыз аны яхшы белгәннәр, – дип үз һөнәренең файдалы яклары турында искәртә Юсуп ага.

«Талбишек ясаячакмын! Интернеттан өйрәндем, эшли башладым инде» – Юсуп ага шулай ди.
Иҗат офыклары киң Юсуп аганың. Барлык уй-ниятләрен берьюлы әйтеп салмавын бары тик күз карашыннан чамаларга була. Аксакалларча зирәклек, яшьләрчә дәрт-дәрман белән эш итә белүче ил картының изге ниятләре, матур хыяллары тормышка ашсын! Талбишектә тирбәлеп үскән сабыйда туган як җылысын тоемлау артыр, ата-бабадан мирас булып күчәргә тиешле асыл сыйфатлар уяныр, йокысы татлы-шифалы булыр, ин шәә Аллаһ.

Зәрия Вәлиева


Фикер өстәү