Татарстан Президенты Росгвардия хезмәткәрләре-махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты

Бүген Казанда махсус хәрби операция барышында хезмәт-хәрби бурычларны үтәгәннән соң кайткан Росгвардия хезмәткәрләренең тантаналы очрашуы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Росгвардиячеләрне аларның туганнары һәм якыннары, шулай ук ветераннар, яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре каршы алды.

Рөстәм Миңнеханов Росгвардия хезмәткәрләрен куелган хәрби бурычларны уңышлы үтәүләре белән котлады. «Сез хәрби бурычыгызны намус белән башкардыгыз, иң яхшы сыйфатларыгызны — батырлык, чыдамлык, Ватанга мәхәббәт сыйфатларын күрсәттегез», — диде ТР Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, Украинада югары Баш командующий Владимир Путин җитәкчелегендәге махсус операция барышында Россия армиясе җиңүчеләр буынының данлы хәрби традицияләрен лаеклы дәвам итә.

«Россия Кораллы көчләренең оборона потенциалы һәм абруе арта. Ватанга һәм халыкка хезмәт итү юлын сайлап алып, Татарстан Республикасында туып-үскән солдатлар һәм тәрбияләнүчеләр, дөньяны үз тормышлары бәрабәренә саклап, геройлык күрсәтәләр. Сезнең һәрберегез тарихыбыз белән йөкләнгән җаваплылыкның югары дәрәҗәсен аңлыйдыр дип ышанам. Без, әлбәттә, җиңүгә ирешәчәкбез!» — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

«Чын күңелдән Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм алдагы хезмәтегездә уңышлар телим», — дип өстәде ТР Президенты.

Шулай ук шәхси составка РФ Милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы, полиция генерал-майоры Рөстәм Гомәров та мөрәҗәгать итте. «Сез куелган барлык бурычларны намус белән үтәдегез һәм тыныч гражданнарны яклап, тормышыгызга куркыныч янады. Бу авыр вакыт эчендә сез Ватанга тугры калдыгыз, ныклык, батырлык һәм югары профессиональлек күрсәттегез, сезнең ихтыярыгызны тагын бер кат сындырып булмауны исбатладыгыз», — дип билгеләп үтте Рөстәм Гомәров.

Тантана кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Росгвардиянең ТР буенча идарәсе башлыгы Рөстәм Гомәров Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм ведомство бүләкләрен тапшырдылар.

Росгвардиячеләрне республика чикләреннән алып Казан үзәгенә кадәр каршы алдылар. Татарстан юллары буйлап узучы махсус техника колоннасын республика халкы, волонтерлар һәм иҗтимагый оешмалар сәламләде


Фикер өстәү