Теләче районында яңа татарча сериал төшерә башладылар

Әлегә 20 серия төшерергә исәпләп торалар. Тамашачы аны көз көне күрә алачак.

“Татарстан – Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм “Татнефть” хәйрия фонды ярдәме белән яңа сериал төшерә башлады. “Алмаш” дип аталган әлеге кинопроектта авыл тормышы сурәтләнәчәк.

Төп рольләрне Фәннур Мөхәммәтҗанов, Әсхәт Хисмәтов, Айгөл Шәкүрова, Фирая Әкбәрова, Искәндәр Хәйруллин, Радик Бариев һәм республика театрларының башка артистлары башкара. Сериалның режиссеры – Алмаз Әкбәров сүзләренчә, сериалда, театр артистларыннан тыш, авыл халкы да катнашачак.

Сценарийны Альбер Шакиров язган. “Авыллар үсә, үзгәрә. Безнең менә шуны күрсәтәсебез килә”, – ди ул.


Фикер өстәү