Татарстанда ир сөйгәне яңагына суккан өчен сараена ут төрткән

Алексеевск урамнарында патрульлек иткән вакытта росгвардиячеләргә полициядән кеше милкен юк итүдә шикләнелүче ир-ат турында хәбәр килеп ирешә. 

Ир белән сөйгәне арасында низаг чыккан булган. Сәрхүш ир хатынның сараена ут төртеп качкан. Росгвардия хезмәткәрләре шунда ук ут төртүчене эзләүгә керешкән. Исерек ирне кайнар эздән тоткарлыйлар. Җинаятьче элек ике тапкыр хөкем ителгән 42 яшьлек җирле кеше булып чыккан.

Хокук сакчылары ачыклавынча, низаг вакытында хатын ирнең яңагына ике тапкыр суккан булган. Ир үч алырга уйлап, сарайга чыккан һәм бензопиладан ягулык алып, ут төрткән. Ут сарайны тиз арада ялмап алган.

Хәзер зыян суммасы билгеләнә, җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.


Фикер өстәү