Казанда сөйгәненә пычак белән ташланган ирне эзлиләр

Казанда азык-төлек кибетендә 42 яшьлек ир-ат пычак белән 49 яшьлек кассир хатынга һөҗүм иткән. Бу хакта Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рамил Хәйруллин белән зыян күрүченең бергә яшәве, ирнең күптән түгел төрмәдән чыгуы мәгълүм. Элегрәк ирне кыйнаган өчен хөкем иткән булганнар.

Зыян күрүченең өч баласы бар. Операциядән соң реанимациядә аның хәле тотрыклы дип бәяләнә.

Ирнең кайда икәнлеген белүчеләргә 229 22 31 һәм 02 номерларына шалтыратулары сорала


Фикер өстәү