Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы әнисе кыйнаган алты айлык баланың хәле турында «Татар-информ» агентлыгына сөйләделәр.
«Кыз Республика балалар клиник хастаханәсендә реанимациядә ята. Хәле авыр, тиешле медицина ярдәме күрсәтелә. Әйдәп баручы белгечләр — нейрохирурглар, реаниматологлар һ.б. табиблар җәлеп ителде», — дип искәрттеләр ведомствода.
Искәртеп узабыз, бүген җирле Telegram-каналларда Чаллыда 26 яшьлек хатын-кызның 6 айлык кызын башы белән өстәлгә бәрүе турында хәбәр чыкты. Эштән кайткан ире ашыгыч ярдәм бригадасын чакырткан. Хәбәрдә әйтелгәнчә, ашыгыч ярдәм табиблары башы җәрәхәтләнгән сабыйны хастаханәгә алып киткән.
Нәтиҗәдә, тикшерү органнары «Сәламәтлеккә күрәләтә авыр зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Күзәтү ведомствосы аппаратында Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков җинаять эшен тикшерү барышын махсус контрольгә алырга кушкан.