Чаллыда яңа прокурор билгеләнгән

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Чаллы прокуратурасы коллективын Артур Абуталипов белән таныштырган.

Юстиция өлкән киңәшчесе Артур Абуталипов Чаллы прокуроры вазыйфасына билгеләнгән.
Ул Казанда туган. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. “Юриспруденция” белгечлеге алган.
Прокуратура органнарында 1998 елдан бирле эшли. Хезмәт юлын Татарстан прокуратурасында икътисад өлкәсендә җинаятьләрне тикшерүгә күзәтчелек итү бүлеге өлкән тикшерүчесе вазыйфасында башлап җибәргән. Чалы прокуроры итеп билгеләнгәнче, Казан шәһәре Вахитов районы прокуроры вазыйфасында хезмәт куйган.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Чаллы прокуратурасын Артур Абуталипов белән таныштырган. Моңа кадәр әлеге вазыйфаны биләгән Дмитрий Ерпелев Яшел Үзән шәһәре прокуратурасына җитәкчелек итәчәк.


Фикер өстәү