Рөстәм Миңнеханов «Зенит-Казан» ир-атлар волейбол клубын Россия Кубогында җиңү белән котлады

Бүген Казан Кремлендә 2022 елда волейбол буенча Россия Кубогы иясе булган «Зенит-Казан» ир – атлар волейбол клубын хөрмәтләделәр. Спортчыларны 2022 елгы Россия Кубогында җиңүләре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, спортчылар инде унберенче мәртәбә җиңү яуладылар, югары спорт осталыгын һәм команда рухын күрсәттеләр. «Без сезнең чыгышларыгызны игътибар белән күзәттек һәм Уеннарны караудан зур канәгатьлек алдык. Кубок өчен финал уены безнең команданың көчен күрсәтте һәм көндәшләргә бер генә мөмкинлек тә калдырмады. Бөтен республика сезнең җиңү белән горурлана. Бик зур рәхмәтлемен сезга!»,- диде Рөстәм Миңнеханов.

Танылган клубларның уңышлары нәтиҗәсендә, Татарстанда волейбол тиз темплар белән үсә һәм иң массакүләм һәм популяр спорт төрләренең берсе булып тора, дип билгеләп үтте республика җитәкчесе. Ул команда җитәкчелегенә, уенчыларга, Алексей Вербов җитәкчелегендәге тренерлар составына, шулай ук республика Волейбол федерациясе җитәкчелегенә һәм клуб спонсорына аерым рәхмәт белдерде.

Казан спортчылары җиңүенә җанатарлар, дуслар һәм Татарстанның барлык халкы да зур өлеш кертә, дип өстәде Рөстәм Миңнеханов, һәм спортчыларга бәхет, сәламәтлек һәм алдагы якты җиңүләр теләде.

Шуннан соң ул командага Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды. Спортчылар, үз чиратларында, Миңнехановка истәлекле медаль бүләк иттеләр һәм республикада спортка игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.


Фикер өстәү