Татарстанның Волейбол федерациясе утырышында үзебездә спортчылар әзерләү турында сөйләштеләр

Дәүләт Советы Рәисе, республика Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәмәтшин федерация президиумы утырышын уздырды. Утырышта “Зенит-Казан” һәм “Динамо-Ак Барс” командаларының быелгы сезондагы уены югары бәяләнде, әмма җитешмәгән якларны да искә алдылар.

Фәрит Мөхәммәтшин, президиум утырышын ачып, Татарстанда волейбол хәрәкәтен үстерүгә төрле яклап ярдәм иткән өчен Спорт министрлыгына, волейбол клублары җитәкчеләре һәм тренерлары, шулай ук сәнәгать предприятиеләренә рәхмәт белдерде. “Сезнең ярдәм белән катлаулы шартларда республика волейболы тиешле биеклектә калуын дәвам итә, – дип билгеләп үтте Волейбол федерациясе президенты. – Барлык шартлар тудырылган, финанс яктан проблемасы юк. Илнең югары лигасында көндәшлек көчәюгә карамастан, командаларның уңышларга ирешәчәгенә ышанабыз.

Федерациянең башкаручы директоры Мансур Кәримов Волейбол федерациясенең быелга планлаштырылган чараларын үтәү турында сөйләп үтте. Аның әйтүенчә, федерациянең спорт чаралары календарына төрле дәрәҗәдәге бик ярышлар кертелгән. Спорт министры Владимир Леонов исә федерациясенең Татарстанда массакүләм спортны үстерүдәге зур казанышларын билгеләп үтте.

Федерация вице-президенты, “Зенит-Казан” волейбол клубы директоры Олег Брызгалов Татарстанда “Мәктәп волейбол лигасы”ның III сезонын үткәрү нәтиҗәләре һәм “Россия Мәктәп волейбол лигасы” Бөтенроссия проектының финал уеннары йомгакларына тукталып үтте. Аның әйтүенчә, Мәктәп волейбол лигасының бишенче сезонында республиканың 740 мәктәбе, 23 меңнән артыграк укучы катнашкан, 5 мең команда төзелгән. Илкүләм ярышта исә 10 төбәк катнашкан.

Фәрит Мөхәммәтшин, Президиум утырышына йомгак ясап, яшь уенчыларны үзебездә үстерү мәсьәләсенә игътибар итте. “Чит илләрдән атаклы спортчылар чакырып, әйбәт уйнау өчен акыл да, талант та күп кирәкми, – диде федерация җитәкчесе. – Үзебезнең уенчылар һәм тренерларыбызны тәрбияләргә тиешбез. Федерациянең, “йолдызлы” командаларыбызның баш тренерлары һәм клуб җитәкчеләренең бүгенге төп бурычы әнә шул. Ә моның өчен республикада шартлар да, мөмкинлекләр дә җитәрлек”.

Президиум әгъзалары шулай ук “2023-2027 елларга Татарстанда волейболны үстерү концепциясе”н әзерләү турында да фикер алышты.


Фикер өстәү