«Россия — спорт державасы» форумында Татарстанның мәктәп волейбол лигасын тәкъдим иттеләр

9 сентябрьдә «KazanExpo халыкара күргәзмә комплексында «Россия — спорт державасы» форумы кысаларында 2022 елгы волейбол буенча дөнья чемпионатын оештыручы шәһәрләр арасында волейбол турнирын тәкъдир итү булды. Форумның үзәк мәйданчыкларының берсендә — «Спорт — яшәү нормасы» стендында узган чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин KazanExpo га килүгә Россия төбәкләренең спорт казанышлары һәм перспектив проектлар тәкъдим ителгән стендлар белән танышты.

Татарстан Республикасының Мәктәп волейбол лигасын тәкъдир иткән Волейбол федерациясе вице-президенты Олег Брызгалов Россия Спорт министрлыгы, Бөтенроссия волейбол федерациясе һәм дөнья чемпионаты уеннары узачак регионнарның спорт буенча министрлыклар вәкилләренә Татарстанда волейбол популярлыгы артуын билгеләп үтте. «Сүз дә юк, мәктәп яшендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен махсус волейбол турнирын үткәрү әлеге төр спорт үсешенә тагын бер этәргеч булды», — диде ул.

Татарстан Республикасының “Мәктәп волейбол лигасы” — 5-11 сыйныфларда укучылар өчен һәвәскәр ярышлар циклы ул.

2018 елда беренче сезон булып, анда Казан шәһәренең 141 мәктәбеннән командалар катнашты. Узган өч елда ярышлар республикада мәктәп укучылары арасында иң популяр спорт турнирларының берсе булды. 2020/2021 елгы сезонда турнир республиканың 43 муниципаль районыннан, 18 меңнән артык мәктәп укучысы катнашында 722 мәктәпне колачлады.

Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында Татарстанда барлыкка килгән һәм уңышлы рәвештә үсүче мәктәп волейбол лигасы проекты илнең спорт тормышында лаеклы урын табар дигән ышаныч белдерде. «Волейбол — иң массакүләм, командалы спорт төрләренең берсе, — дип билгеләде ул. — Өстәвенә, волейбол белән шөгыльләнү әллә ни чыгымнар таләп итми. Мәктәпне волейболга җәлеп итеп, без берничә максат куябыз: уенчыларның осталыгы үсү; балаларның сәламәтлеген ныгыту; үз мәктәбеңә, шәһәребезгә, районыбызга, республикага карата патриотизм хисләре тәрбияләү».

Россиянең кайбер төбәкләренең спорт делегацияләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, Фәрит Мөхәммәтшин «Мәктәп волейбол лигасы» проектының реаль перспективалары бар, дип белдерде. «Россия Спорт министрлыгы, Бөтенроссия волейбол федерациясе безнең тәҗрибәне тарату инициативасын хуплады, — диде ул. — Мәктәп волейболы Россиянең 2022 елда дөнья чемпионаты узачак ун шәһәрендә генә түгел, бәлки илебезнең һәр төбәгендә барлыкка килергә тиеш. Без малайларны һәм кызларны урам йогынтысыннан арындырачакбыз, аларга сәламәт яшәү рухы сеңдереп әти-әниләрне дә бәхетлерәк итәчәкбез», — диде ул.


Фикер өстәү