«Бердәм Россия» партиясенең Генераль советы сәркатибе Андрей Турчак Россия Президенты Владимир Путиннан тагын 11 шәһәргә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирүне сораган.
Монда сүз Якутиядәге – Алдан, Комидагы – Воркутта, Түбән Новгородтагы – Дзержинск, Пермь краендагы – Кемерово, Кострома, Лысьва, Мурманск өлкәсендәге – Мончегорск, Сахалиндагы – Оха, Мәскәү өлкәсендәге – Ступино, Самара өлкәсендә – Сызрань, Байкал арты краендагы Чита шәһәрләре турында бара.
«Тәкъдим ителгән барлык шәһәрләр дә мактаулы исемгә лаек. Бу халыктан җыелган 2,4 млн имза белән генә түгел, ә Россия Фәннәр академиясенең эксперт нәтиҗәләре белән дә раслана», – диде Турчак. Аның сүзләре Telegramдагы «Бердәм Россия» каналында китерелгән.