Владимир Путин тагын 12 шәһәргә мактаулы исем бирү турындагы карарны имзалады

Владимир Путин тагын 12 шәһәргә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме бирү турында Указга кул куйды. Мондый тәкъдим белән «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советы секретаре Андрей Турчак чыккан иде.

Бу юлы, аерым алганда, Воркута, Дзержинск, Кемерово, Кострома, Бологое, Сызрань, Чита шәһәрләренә мактаулы исем бирелгән. «Россиянең 12 шәһәрендә – зур сәнәгать үзәкләрендә һәм, кечкенә булсалар да, илебезнең, Бөек Җиңү тарихына үзләреннән гаять саллы өлеш керткән шәһәрләрдә яшәүчеләрне әлеге мактаулы исем белән котлыйм!» – диде дәүләт башлыгы. Владимир Путин әйтүенчә, хезмәт батырлыгы шәһәрләре исемлеге әле тагын да озынайтылачак.
Шулай итеп, илдә мондый калалар саны 44кә җитте. Сүз уңаеннан, әлеге мактаулы исем Казанга узган елның июлендә бирелде.


Фикер өстәү