Ике туган 6 яшьлек бала утырган машинага ут төрткәннәр

Ике туган бала утырган автомобильгә ут төркәннәр. Тикшерү фаразлары буенча, алар шул рәвешле, клининг компаниясе тоткан кешедән үч алырга булганнар.

Иркутск өлкәсендә бер ир белән аның кыз туганын эзлиләр. Алар икесе дә видеокүзәтү камерасына эләккәннәр, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча матбугат хезмәте.

1979 елгы Ирина Маценко һәм аның ир туганы Дмитрий бала утырган машинага ут төртүдә гаепләнә. Ведомство мәгълүматлары буенча, 7 сентябрь иртәсендә алар үз машиналарында Иркутскта бер йорт янындагы парковкага килгәннәр. Видеода Дмитрийның кызыл төстәге «Mazda 6» автомобиленә сыеклык сибеп ут төрткәне күренә. Аннары туганнар качып китә. Бу вакытта машина салонында булган алты яшьлек бала утны күреп, машинадан чыга.

Хокук сакчылары җинаятьчеләрнең кемнәр булуын ачыклап, федераль эзләү игълан иткән.


Фикер өстәү