Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Россия” Генераль Советы Секретаре Андрей Турчак белән очрашты

Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары, “Бердәм Россия” Генераль Советы Секретаре Андрей Турчак белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.

Парламентчылар республика бүлеге эшчәнлегенең төп юнәлешләре, партия проектларын тормышка ашыру һәм сайлау кампанияләре барышында халыктан җыелган наказларны үтәү мәсьәләләрен карады.

Андрей Турчакның Татарстанга партиянең төбәк бүлегенең 34 нче конференциясендә катнашу өчен килде. Андрей Турчак шулай ук “Бердәм Россия”нең төбәк бүлегендә оештырылган Цифрлы компетенцияләрне үстерү үзәге эше белән таныша һәм Казанның 131 нче лицеенда булачак. Партия конференциясе тәмамланганнан соң “2021 ел студенты” премиясен тапшыру тантанасында катнашачак.


Фикер өстәү