Кышкы Олимпия Уеннарына Татарстаннан 8 спортчы бара

Россиянең Олимпия комитеты Пекинга барасы спортчыларның исемлеген раслады. Бездән Кышкы Олимпиадага барлыгы 212 спортчы юл тота.

Исемлектә 109 ир-егет һәм 103 хатын-кыз бар. Күбесе – хоккейчылар. Ир-егетләр командасына – 25, хатын-кызларныкына 23 кеше чакырылган. Россия Олимпия комитеты делегациясенә барлыгы 461 кеше кергән. Спортчылардан тыш, Пекинга тренерлар, комитет вәкилләре, Медицина-биология федераль агентлыгы белгечләре дә бара.

Татарстаннан Олимпия Уеннарында 8 спортчы чыгыш ясаячак. Болар – «Ак барс» уенчылары – капкачы Тимур Билалов белән һөҗүмче Дмитрий Воронков, чаңгычы Христина Мацокина, чаңгыда трамплиннан сикерүче Данил Садриев, сноубордчылар Милена Быкова, Виктор Вайлд, Владислав Хадарин, фигуралы шуучы Евгения Тарасова.

Хатын-кызларның хоккей буенча җыелма командасы составында Пекинга Кукмарада туып-үскән Фәнүзә Кадыйрова белән Әлмәт кызы Ольга Сосина да бара. Фәнүзә – Санкт-Петербург, Ольга исә Башкортстан спортчысы санала. Ир-егетләр командасына Түбән Кама егете Дамир Шәрипҗанов (Омск «Аванград»ы) белән Бөгелмәдә туып-үскән Артур Каюмов (Ярославль, «Локомотив») та чакырылды. Кышкы Олимпиада ярышларында Казанда туып-үскән, хәзер Мәскәү өчен чыгыш ясаучы Камилә Вәлиева (фигуралы шуу) белән Самара өлкәсендә туып-үскән, хәзер Башкортстан данын яклаучы Эдуард Латыйповның (биатлон) да медаль оту мөмкинлеге булачак.


Фикер өстәү