Рөстәм Миңнеханов Татарстан спортчыларына Олимпиадада уңышлар теләде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу атнада Пекинда башланачак Кышкы Олимпия Уеннарында чыгыш ясаячак спортчыларга уңыш теләде.

«Бу атнада ук Олимпиада башлана! Кышкы уеннарда Россия җыелма командасы кысаларында Татарстан данын 8 спортчы яклаячак. Безнең барлык спортчыларга да, ә Данил Садриев, Христина Мацокина, Милена Быкова, Владислав Хадарин, Виктор Вайлд, Евгения Тарасовага, хоккейчылар Тимур Билаловка һәм Дмитрий Воронковка аерым уңышлар телибез!» – дип язган Рөстәм Миңнеханов «Инстаграм»ындагы сәхифәсендә.

Билгеле булганча, Кышкы Олимпия Уеннары Пекинда 4 февральдә башлана.


Фикер өстәү