Рөстәм Миңнеханов Җәйге Олимпия Уеннарында җиңүчеләр белән очрашты

Җиңүчеләрне көзен саныйлар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Токиода узган Җәйге Олимпия Уеннары җиңүчеләре һәм призерларын котлап, аларга дәүләт бүләкләре тапшырды.

– Олимпия уеннарында уңышлы чыгыш ясавыгыз белән котлыйм. Ярышларның пандемия аркасында озак вакыт тәнәфестән соң узуына карамастан, сез осталык, максатчанлык күрсәттегез, җиңүгә омтылдыгыз, – диде республика җитәкчесе спортчыларны тәбрикләп.

Рөстәм Миңнеханов Олимпия Уеннарында катнашучыларның уңышлары бәрабәренә Татарстан тагын да күбрәк танылды дигән фикердә. Бу, әлбәттә, тренер һәм спортчыларның тырышлыгы нәтиҗәсе.

– Сезнең өчен бөтен ил җан атты. Сезнең уңышларыгыз – яшь спортчылар, спорт мәктәпләре, түгәрәкләрдә шөгыльләнүче малайлар һәм кызлар өчен яхшы үрнәк. Алга таба да бу юнәлешне үстерүдә эш алып барылачак, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Сүз уңаеннан, республикада барлыгы 11 меңнән артык спорт корылмасы бар. Күпчелеге дөньякүләм стандартларга туры килә. «Алга таба да спорт комплекслары, йөзү бассейннары, боз сарайлары төзүне, аларны кирәкле заманча җиһазлар белән тәэмин итүне дәвам итәчәкбез», – диде Президент.

Татарстан Президенты Указы нигезендә ил спортын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм Олимпия Уеннарында югары казанышлары өчен спортчыларга «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен», «Дуслык» ордены, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале тапшырылды.

Рөстәм Миңнеханов та бүләксез калмады. Хатын-кызлар арасында рапира буенча команда ярышында алтын медаль иясе Марта Мартьянова аңа рапира һәм шлем бүләк итте.

Фото: president.tatarstan.ru

 


Фикер өстәү