Татарстанда гадәттән тыш хәл барлыкка килү куркынычы турында халыкка ашыгыч хәбәр итү системалары тикшерү булачак

6 октябрьдә Татарстан буенча гадәттән тыш хәл барлыкка килү куркынычы турында халыкка ашыгыч хәбәр итү системалары тикшерү булачак.

Тиешле йөкләмәне Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

10.40 сәгатьтә Татарстанда “Игътибар!” дигән тавыш көчәйткечләр, электросиреналар яңгыраячак. Шулай ук бер минут дәвамында радио һәм телевидение каналларында “Игътибар, Татарстан Республикасының хәбәр итү системалары тикшерү уза!” дигән хәбәр чыгачак.

Тикшерүнең максаты — халыкка хәвеф-хәтәр турында үз вакытында җиткерү. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына тынычлык сакларга, хафаланмаска киңәш итә. Мондый ук тикшерү 3 мартта узган иде.

Мондый тикшерү 11.00-11.30 сәгатьтә трамвай һәм троллейбусларда да узачак. Анда пассажирлар өчен махсус роликлар күрсәтелә.


Фикер өстәү