Алексей Песошин: «Азнакай республиканың социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш кертә»

Азнакай районы Татарстанның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш кертә. Бу турыда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Азнакай муниципаль районының йомгаклау сессиясендә әйтте, дип хәбәр итә Татар-информ.

Азнакайда Алексей Песошин «Демография» илкүләм проекты буенча төзелгән 220 урынлык «Сандугач» балалар бакчасында булды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аннан соң Премьер-министр шәһәрнең Сөембикә үзәк урамын төзекләндерү белән танышты. Беренче чират кысаларында тротуар һәм балалар мәйданчыклары ясаганнар, урам китапханәсе һәм тышкы яктырткыч урнаштырылган, яшелләндерү эшләре башкарылган, «Аналар» һәйкәле куелган.

Алексей Песошин сүзләренчә, 2020 ел нәтиҗәләре буенча республика социаль-икътисади үсеш рейтингында Азнакай районы 19нчы урында тора. «Муниципаль район тулай территориаль продукт күләме буенча 8нче урында, зур һәм урта предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы буенча 12нче урында һәм үзләре җитештергән товар күләме буенча 14нче урында», — диде Алексей Песошин.

Районның тулай территориаль продуктының шактый өлешен нефть чыгару предприятиеләре формалаштыра. Тулай төбәк продуктында кече эшмәкәрлек субъектларының зур булмаган өлеше (6,5 процент) шуның белән аңлатыла.

Татарстан Премьер-министры район җитәкчелеген эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару өчен кызыклы шартлар формалаштыру эшен көчәйтергә һәм бизнес вәкилләрен дәүләт ярдәме программаларына актив җәлеп итәргә чакырды.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә районның потенциалы зур. Кайбер уңай үзгәрешләр бар инде, диде Алексей Песошин. 2019 ел белән чагыштырганда Азнакай аграрийлары сөт күләмен һәм тармакта хезмәт хакын арттыруны тәэмин итте.

 

 


Фикер өстәү