Коронавирустан вафат булучылар саны буенча тагын антирекорд куелды

Коронавирустан вафат булучылар саны буенча кабат антирекорд куелды. Узган тәүлектә Россиядә 895 кеше вафат булган.

Коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб мәгълүматларына караганда, үлем очракларының иң күбесе Мәскәүдә (72), Санкт-Петербургта (58 ) һәм Мәскәү өлкәсендә (15е) теркәлгән.

Гомумән, узган тәүлектә Россия төбәкләрендә коронавирусны 25 110 йоктырган.

Мәскәүдә (3827), Санкт-Петербургта (1894), шулай ук Мәскәү (1788), Самара (631) һәм Түбән Новгород (602) өлкәләрендә авыручылар саны кискен арткан.

Россиядә коронавируска каршы вакцина ясау дәвам итә. Прививка ясатучылар саны 42 миллионнан артып киткән.


Фикер өстәү