Татарстан укытучысы Россия Мәгърифәт министрының киңәшчесе булачак

Россиянең “Ел укытучысы – 2021″ бәйгесе җиңүче булып, Төмән шәһәренең физика укытучысы Екатерина Костылева танылды. Татарстан данын яклаган Мария Голованова исә илнең иң яхшы биш укытучысы исемлегенә керде.

Ул Россия Мәгърифәт министры Сергей Кравцовның иҗтимагый киңәшчесе булачак. Мария Казанның 122 гимназиясендә инглиз теле укыта.

Җиңүчене “Укытучыга сорау” дигән матбугат очрашуында билгеләгәннәр. Моның өчен конкурсантларга танылган җәмәгать эшлеклеләре, укытучылар, әти-әниләрнең сорауларына җавап бирергә туры килгән. Җиңүчегә Бәллүр пеликанны 10 октябрьдә Кремль Сараенда узачак тантанада тапшырачаклар. Ел иң яхшы укытучысы министрның киңәшчесе итеп билгеләнәчәк.


Фикер өстәү