«Ватаным Татарстан» Равил Хәйруллинның гаиләсенең һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

«Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе, Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе төбәк иҗтимагый оешмасы башкарма директоры Равил Гарифулла улы Хәйруллинның вакытсыз вафат булуы сәбәпле, аның гаиләсенең һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклаша.

Равил Гарифулла улы озак еллар «Ватаным Татарстан» газетасының герой-шагыйрь М.Җәлил истәлегенә уздырылучы көрәш турнирларының алыштыргысыз оештыручыларының берсе булды. Безнең күңелләрдә ул тәҗрибәле җитәкче, тынгысыз оештыручы, татар җанлы шәхес булып сакланыр.


Фикер өстәү