Путин мәктәпләрдә яңа вазифа кертү тәкъдимен хуплады

Россия Президенты Владимир Путин мәктәпләрдә тәрбия буенча директор киңәшчесе вазыйфасын кертү тәкъдимен хуплады, дип хәбәр итә РИА «Новости».

Путинның «Ел укытучысы-2021» бәйгесендә катнашучылар белән очрашуы вакытында Ставропольнең 14 нче лицее укытучысы Анастасия Шрамко «балачак навигаторы» проекты турында сөйләде. Ул төбәк мәктәпләрендә «тәрбия буенча директор киңәшчесе» вазифаларын башкаручылар эшли башлавын әйтте. Аның сүзләренчә, алар сыйныф җитәкчеләре өчен зур ярдәмчеләр.

„Мәктәп укучылары һәм тәрбия буенча киңәшчеләр өчен “навигатор»ларга килгәндә, тулысынча сезнең белән килешәм, – диде Путин. — Әлбәттә, бу һөнәри якын килеп башкарылырга тиеш, алар  – балалар психологиясенең нәрсә икәнен, бу предмет һәм балалар белән эшли белә торган, белемнәрен һәм күнекмәләрен камилләштергән психологлар булырга тиеш. Карар кабул ителде, без моны алга таба да үстерәчәкбез, мондый кешеләр һәр мәктәптә барлыкка килер дип өметләнәм», — диде Россия Президенты.


Фикер өстәү