Татарстанның Көрәш федерациясе Равил Хәйруллин вафат булу сәбәпле, кайгы уртаклашты

Бүген Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе төбәк иҗтимагый оешмасы башкарма директоры  Равил Хәйруллин вафат булды.  

Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе Президиумы, Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе төбәк иҗтимагый оешмасы башкарма директоры  Равил Гарифулла улы Хәйруллинның вакытсыз вафат булуы сәбәпле, аның гаиләсенең һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклаша.

«Равил Гарифулла улының якты рухы безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Якыннарына әлеге олы кайгыны күтәрү өчен күркәм сабырлык телибез», — диелгән кайгы уртаклашу хәбәрендә.


Фикер өстәү