Көрәш турниры кунаклары Минзәләдә Муса Җәлил музее белән танышты

Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган көрәш бәйгесенә килүче кунаклар педагогия көллиятендә уку йортына сәяхәт кылдылар, мемориаль музейда булдылар.

Минзәлә шәһәре герой-шагыйрь исеме белән тыгыз бәйләнгән: педагогия көллияте Муса Җәлил исемен йөртә. Биредә 1970 елдан бирле аңа багышланган мемориаль музее эшли. Кунаклар арасында Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов, Дәүләт Советы рәисе урынбасары, көрәш федерациясе президиумы рәисе Марат Әхмәтов, башка дәрәҗәле кунаклар бар иде.

Музей мөдире Алсу Григорьева кунакларга шагыйрьнең Минзәлә белән бәйле истәлекләре турында сөйләде, музей экспозициясе белән таныштырды.

– Курсант-шагыйрь Минзәләдә озак яшәмәсә дә, бик бай, бик нәтиҗәле, тулы канлы тормыш белән яшәгән. Җәлил Минзәләдә чыныгу үткән. Ул биредә дәһшәтле давылларда баш имәскә, кыенлыклар, хәтта үлем алдында да тез чүкмәскә өйрәнгән. Яшьләрне патриотизм рухында тәрбияләүдә музейның роле зур. Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең тиңдәшсез батырлыгын хәтердә яңартып тору яшьләребез күңелендә милли горурлык хисләрен ныгыту өчен кирәк, –диде ул.
Муса Җәлил музее экспозициясе шагыйрь белән бәйле онытылмаслык очрашулар турында шаһитларның истәлекләренә нигезләнә. Муса Җәлил 1941 елның 7 ноябреннән 1942 елның 1 гыйнварына кадәр Минзәлә педагогия училищесы бинасында (хәзер ул педагогия көллияте) урнашкан хәрби-сәяси курсларда укый. 1941 ел вакыйгалары – хәрби-сәяси курслар дәресләре узган уку сыйныфы, шагыйрь еш кунакта булган Сабировлар йорты интерьеры булган уку-укыту комплекслары булдырылган. Музейда шулай ук шагыйрьнең сугыш чорындагы көнкүреш әйберләре һәм документлары, Муса Җәлил әсәрләренең күп санлы басмалары тәкъдим ителә.

Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”


Фикер өстәү