Татарстанлыларны озын яллар көтә

Татарстанлыларга 23 нче февраль-Ватанны саклаучылар көне булганлыктан эшләми торган бәйрәм көн, дип хәбәр итә Республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы.

2021 елның февралендә биш көнлек эш атнасында 21, 22 һәм 23 февраль ял көннәре булачак. 15 нче февральдән 20 нче февральгә кадәрге эш атнасы бер  көнгә арта, чөнки 20 нче февраль шимбәсеннән ял көне 22 нче февральгә күчерелә. 20 февральдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.


Фикер өстәү