Февральдә кыска эш атнасы һәм озын яллар көтә

Февральдә россиялеләрне Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү уңаеннан, кыска эш атнасы һәм озын ял көннәре көтә, дип хәбәр итә Роструд үзенең Telegram-каналында.

«Февраль аенда илебез Ватанны саклаучылар көнен — 23 февральне билгеләп үтә, ул пәнҗешәмбегә туры килә һәм ял көне булачак. 1 гыйнвардан 24 февраль, җомгага ял көнен күчерү гражданнарга биш көнлек эш атнасында 23-26 февральдә ял итәргә мөмкинлек бирәчәк», — диелә хәбәрдә.

22 февральдә эш көне бер сәгатькә кыскартылачак, чөнки ул бәйрәм алды көне булып санала. Ведомствода шулай ук алты көнлек эш атнасында, 25 февраль, шимбә эш көне булуыда әйтелә.


Фикер өстәү