Бер ана өч баласын урманга илтеп чишендергән һәм калдырып кайтып киткән

Яңа Мәскәүдә 33 яшьлек ана берсеннән-берсе кечкенә балаларыннан ансат кына котылырга булган. Ул сабыйларын урманга алып барган да чишендергән һәм аларны шунда катып үлергә калдырган. Балаларны очраклы гына рәвештә күреп алучы полициягә хәбәр иткән. Сабыйларны төрле дәрәҗәдәге өшү белән хастаханәгә илткәннәр.

Әлеге хәл 11 февральдә булган. Балаларның әниләре дә хастаханәгә озатылган. Балаларның хәле турында әлегә мәгълүмат юк. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү