Ау өчен яңа сроклар расланган

Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, республика территориясендә аучылык биләмәләрендә ауга үзгәрешләр кертелүгә бәйле  Татарстан Президенты Указы (28 декабрь, 2020 ел, № УП-889) нигезендә, республикада кайбер кошлар һәм җәнлекләрне аулауның яңа сроклары билгеләнгән. Тәгаенләп әйтсәк:

— “ялган” (әмма тере) үрдәкләрдән файдаланып, кыргый үрдәкләргә – язгы-җәйге чорда апрельнең беренче шимбәсеннән 6 майга кадәр;

-суда йөзүче кошларга – язгы-җәйге чорда апрельнең өченче шимбәсеннән алып, 10 календарь көне эчендә;

-урман кошларына – язгы-җәйге чорда апрельнең дүртенче шимбәсеннән 10 календарь көне эчендә;

-этләр яки ау кошлары белән, сазлык-болын кошларына – 25 июльдән 5 декабрьгә кадәр;

-этләр яки ау кошлары белән, урман, дала һәм кыр кошларына– 5 августтан 5 гыйнварга кадәр;

-этләр яки ау кошлары белән, суда йөзүче кошларга – августның дүртенче шимбәсеннән 5 декабрьгә кадәрге чорда;

-суда йөзүче, сазлык-болын, кыр һәм дала кошларына – сентябрьнең беренче шимбәсеннән 5 декабрьгә кадәр;

урман кошларына – сентябрьнең беренче шимбәсеннән 5 гыйнварга кадәрге чорга;

-бүрегә – 15 сентябрьдән 28(29) февральгә кадәрге чорда;

-су күсесенә (ондатра) – 1 октябрьдән 28(29) февральгә кадәрге чорда;

-куянга – 15 октябрьдән 10 гыйнварга кадәрге чорда;

-чәшкегә, тиен, янутсыман эт, сусар, көзәнгә – 15 октябрьдән 28(29) февральгә кадәрге чорда.

 


Фикер өстәү