Киек кошларга ау ачыла

Республикада 25 июльдән сазлык-болыннарда яшәүче киек кошларны ау этләре һәм бөркет кебек ерткыч кошлар ярдәмендә аулау сезоны ачыла. Ау 5 декабрьгә кадәр рөхсәт ителә. Бу хакта Татарстан Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә. Ау кагыйдәләре нигезендә, сазлык-болын кошларына урман үрдәге, чуллык (бекас), тартар (коростель), тәкәрлек, саз шөлдие (веретенник) һ.б. керә. Ә инде ретривер, спаниель, «легавый»лар (белешмәсе яки чыгышы турында таныклыгы булырга тиеш) ау этләре булып тора.

Татарстан һәм Россиянең Кызыл китабына кертелгән зур шөлди (кроншнеп большой), урман күгәрчене (клинтух) кебек кошларны аулау тыела.


Фикер өстәү