Уылдык чәчү чоры җитү сәбәпле, балык тоту тыела

25 апрельдән Татарстанда “Уылдык чәчү-2022” профилактика эшләре башлана. Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов су биоресурсларын саклау мәсьәләләре буенча республика советы утырышында шулай дип белдерде.

“Идел-Каспий суларында балыкчылык кагыйдәләре нигезендә, Татарстан өчен балык тотуны тыю вакыты 5 июньгә кадәр билгеләнде. Бу чорда республика сулыкларында сәнәгать колачында балык тотуга тулысынча тыю кертелә. Балыкчылык кагыйдәләрен бозган өчен административ, шулай ук җинаять җаваплылыгы карала”, – диде ул.
Ә менә һәвәскәр балыкчыларга яр буеннан бер кешегә күп дигәндә ике кармак һәм бер калкавыч белән балык тоту рөхсәт ителә. Ләкин барлык төрләрдәге ятьмә, тозаклар, утлы һәм пневматик корал, капкыннар һ.б. куллану тыела. Шул ук вакытта су биологик ресурсларын куып, миңгерәйтеп, яктылык белән куркытып тотарга ярамый.
Моннан тыш кечкенә балыкларны (әйтик, озынлыгы 40 сантиметрдан артмаган судакны, 25 сантиметрдан артмаган корбан балыгын, 32 сантиметрдан артмаган чуртанны) тоту, кабул итү, эшкәртү, төяү, йөртү, саклау, бушату тыела.
Шул ук вакытта су биологик ресурсларын тотуның тәүлеклек нормасы бар. Мисалга, корбан балык, судак, чуртан, сазан – 5 килодан, кысла – 20 данәдән артмаска тиеш.


Фикер өстәү