Коронавирустан прививка ясатылганлыкка паспорт бирә башлыйлар

Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша  коронавирустан прививка ясатылганлыкка паспорт рәсмиләштерү мөмкинлеге ачыла. Бу хакта сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

Министр аныклап үткәнчә, документны шәхси кабинетта автомат рәвештә алырга мөмкин. Сайтта мондый функция гыйнвар аенда пәйда булачак.

Шул ук вакытта министр ярдәмчесе Алексей Кузнецов “Интерфакс” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә белдергәнчә,  Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында әлегә COVID-19 инфекциясенә каршы прививка ясату турында гына мәгълүмат булачак. Алга таба  анда башка прививкалар турында мәгълүматлар да күрсәтелергә мөмкин.

 


Фикер өстәү