Казан кызы Камилә Вәлиева – Олимпия уеннары чемпионы!

Пекинда узучы Олимпиадада фигуралы шуу буенча команда ярышлары тәмамланды. Безнең спортчыларның беренчелекне яулавы ярышлар тәмамланганчы ук билгеле булды.

Команда ярышларында ялгыз шуучы ир-атлардан – Марк Кондратюк, хатын-кызлардан – Казан кызы Камилә Вәлиева, парлы шууда – Анастасия Мишина һәм Александр Галләмов, бозда биюдә – Виктория Синицина һәм Никита Кацалапов чыгыш ясады.

Нәкъ менә әлеге спортчылар, алтын медаль яулап, Россия җыелма командасын гомуми медальләр зачетында беренчелеккә күтәрде. Әлегә Россия барлыгы алты медаль (ике алтын, ике көмеш һәм ике бакыр) җиңде.

15 яшьлек Камилә Вәлиева тарихта иң яшь олимпия чемпионы статусын бозга аяк басканда ук алган иде. Ирекле программада якташыбыз 178,92 балл җыйды һәм берничә Олимпия рекорды куйды. Ул шулай ук Олимпия уеннарында дүртле сикерү башкарган беренче кыз буларак та тарихта калачак. Инде хәзер Камиләне 15 һәм 17 февральдә шәхси зачет көтә.


Фикер өстәү