Республикада коронавирус саны буенча янә рекорд теркәлгән

Татарстанда узган тәүлектә пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктыручыларның максималь саны (1201) теркәлде.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, унбер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«18 яшькә кадәрге балалар — 79 кеше. 118 кеше хастаханәгә озатылган, 1083 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 477, Чаллыда — 304, Түбән Кама районында — 102, Әлмәт районында 96 очрак ачыкланган. Төбәкнең 33 муниципалитетында коронавирус очраклары теркәлгән.

Шул рәвешле, 2022 елның 6 февраленә булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 54 704 очрагы расланган, 40 325 кеше (шуларның 128е — узган тәүлектә) терелгән.

Хәзерге вакытта коронавирусның омикрон-штаммы илнең 89 төбәгендә ачыкланган. Экспертлар китергән мәгълүматлар буенча, аның тиз таралуы авыруларны теркәүгә бәйле вазгыятьне начарайта.

/Татар-информ


Фикер өстәү