Алинә Заһитова белән Евгения Медведева җыелма команда составына кертелмәгән

Киләсе елга фигуралы шуу буенча илнең җыелма командасы составы игълан ителгән. Бу хакта, Россия Фигуралы шуу башкарма комитеты мәгълүматларына таянып, “Российская газета” хәбәр итә.

Шулай итеп, спортчылар өчен гаять мөһим бу исемлеккә Камилә Вәлиева, Александра Трусова, Елизавета Туктамышева, Дарья Усачева, Майя Хромых, Анна Щербакова эләккән. Евгения Медведева белән Алинә Заһитованың җыелма команда составыннан төшереп калдырылуы турында искәртелгән. Алена Косторная белән Нлизавета Ногманова исә резервта исәпләнеләчәк.

Ярышларда ялгыз шуучы ир-атлардан Макар Игнатов, Михаил Коляда, Марк Кондратюк, Андрей Мозалев, Александр Самарин, Евгений Семененко катнашачак. Спорт парлары арасында – Анастасия Мишина – Александр Галләмов, Александра Бойкова – Дмитрий Козловский, Евгения Тарасова – Владимир Морозов; бозда биючеләр арасында Виктория Синицина – Никита Кацалапов, Александра Степанова – Иван Букин, Тиффани Загорски – Джонатан Гурейро Россия данын яклап чыгыш ясаячак.


Фикер өстәү