Татарстанда янгынга каршы махсус режим чоры озайтыла

Татарстанда янгынга каршы махсус режимны 26 майга кадәр озайту тәкъдим ителгән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең планнан тыш утырышында Россия МЧС Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Сергеев белдергән.

Режим прокуратура белән килештергәннән соң озайтылачак.
– Киеренке хәл саклана. 5-12 май көннәрендә Түбән Камада, Тукай, Әлмәт, Биектау, Яшел Үзән районнарында кипкән үлән януга бәйле иң күп янгыннар теркәлде, – дигән ул.

Ел башыннан бирле Татарстанда 2332 шундый очрак булган инде. Узган елның шушы ук чорындагыга караганда 9,7 процентка күбрәк бу. Кипкән үлән януны, гомумән, янгын чыгуны кисәтү өчен 854 профилактик төркем булдырылган.


Фикер өстәү