175 нче гимназиядә зыян күргән 15 баланың хәле тотрыклы

14 май мәгълүматларына караганда, Республика балалар клиник хастаханәсендә 175 нче гимназиядәге атыш вакытында зыян күргән 15 бала дәвалана. Аларның хәле тотрыклы, тискәре динамика күзәтелми дип хәбәр итәләр.

Федераль клиникаларга күчерелгәннәрнең икесенең хәле авыр дип, ә 6 кешенең хәле тотрыклы, уртача авырлыкта дип бәяләнә.

Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча, фаҗига көнендә 175 гимназиядә белем алучы балаларның яшәү адреслары буенча педиатр һәм психологлар йөри башлый.


Фикер өстәү