Татарстанда корылыклар ешрак булырга мөмкин

Климат җылыну сәбәпле, явым-төшемнең кимүе күздә тотыла. Шуңа күрә корылыклар ешрак булырга мөмкин. Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин республикада гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында шулай дип белдергән.

«Су хуҗалыгы өчен җаваплыларның барысына да суны идарә итү системасын яңадан карарга кирәк. Тиешле кисәтү чаралары вакытында күрелмәгән очракта, көтмәгәндә генә төче су запасы кимүдән гаять зур зыян килергә мөмкин», – дигән ул.

Утырышта коры үлән һәм чүп-чар яну очраклары еш килеп чыккан районнарны да атап үттеләр. Гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин әйтүенчә, исемлеккә Әлмәт (84 янгын очрагы – узган елның шушы ук чорындагыга караганда 121 процентка арткан), Түбән Кама (156 очрак – 218 процентка арткан), Чирмешән (42 очрак – 281 процентка арткан), Зәй (47 очрак – 261 процентка арткан), Тукай (76 очрак – 171 процентка арткан) районнары кергән. Министр әйтүенчә, янгынга каршы көрәштә хакимият кенә түгел, халык та катнашырга тиеш.


Фикер өстәү