Татарстанның суд приставлары 306 миллион сум күләмендә алимент түләтүгә ирешкән

Татарстанның суд приставлары ел башыннан бирле барлыгы 306 миллион сум күләмендә алимент түләтүгә ирешкән. Республиканың Баш суд приставы урынбасары Елена Варфоломеева әйтүенчә, бу – узган елның шушы ук чорындагыга караганда 108 миллион сумга күбрәк. Хәзерге вакытта суд приставлары алимент түләтү буенча 20 меңгә якын эшне карый.

Республикада, Халыкара балаларны яклау көненә багышлап, «Суд приставлары – балаларга» акциясе башланды. Ул 1 июньгә кадәр дәвам итә. Акциянең максаты –  алимент түләмәүчеләрнең бурычларын түләтү эшен яхшырту һәм җәмәгатьчелек игътибарын балаларның хокукларын саклауга җәлеп итү. Чара кысасында бухгалтерияләрдә бурычны түләтү хисабына акча тотып калу һәм күчерүнең дөреслеген тикшерү күздә тотыла. Моннан тыш «Мобильный розыск» һәм «Дорожный пристав» программалары нигезендә бурычларны эзләү чаралары үткәреләчәк.


Фикер өстәү