Лениногорскидан 18 яшьлек егет Олимпиадада көмеш медаль яулады

Россия җыелма командасы, тарихта беренче тапкыр, трамплиннан чаңгыда сикерү ярышларында Олимпия медаленә лаек булды.

Пекинда узучы Олимпия ярышларында Данил Садриев, Евгений Климов, Ирма Махиня һәм Екатерина Аввакумова катнаш команда ярышларында көмеш медальләргә лаек булды. Лениногорскидан 18 яшьлек Данил Садриев – команда составында иң яшь спортчы.

Германия, Япония, Австрия һәм Норвегия җыелма командаларының нәтиҗәләре, спортчыларның комбинезоннары тиешле таләпләргә туры килмәү сәбәпле, исәпкә кертелмәгән. Беренче урынны Словения командасы яулады.

Әлеге медаль Олимпиадаларда трамплиннан сикерү ярышларында Россия өчен тәүге медаль булды. Совет спортчылары трамплиннан сикерүдә медальне соңгы тапкыр 1968 елда яулаган: ул чагында Владимир Белоусов “алтын”га лаек булган


Фикер өстәү